Бөгелмәдә яшәүче хатын-кызны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Хатын-кыз аппеляциягә бирә, тик аның шикаятен канәгатләндермиләр.
Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыккач, бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм кала. Бу хакта Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хәл күпкатлы йорт ишегалдында була. Артка чигенгәндә, автоледи парковкада торган башка бер автомобильгә бәрелә, һәм авария урынныннан китеп бара. Машинасына зыян килүен теге автомобиль хуҗасы бары иртән күрә, һәм шунда ук , юл-патруль хезмәте инспекторларын чакырта. “Имин ишегалды” программасы буенча торак йортта урнашкан видеокүзәтү камераларын карау барышында инспекторлар юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене билгели. Хатын-кызга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзиләр.
Килештерү судьясы машина йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын, авария урыныннан качуын исәпкә алып, аны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. Тик бөгелмәле моның белән килешми, һәм ТР Бөгелмә шәһәр судына апелляция тәртибендә шикаять белән мөрәҗәгать итә. Анда ул гамәлләрен үзгәртеп, җәзаны йомшартуны, штраф билгеләүне сорый.
Шикаяттә ханым юл-транспорт һәлакәте урынын калдырырга теләмәвен яза, имеш тәүлекнең караңгы вакытында булу сәбәпле, икенче машинаны берүен күрмичә кала. Өстәвенә машинада сигнализация дә эшләмәгән була.
Шикаять бирүчене тыңлап, эш материалларын өйрәнеп, административ хокук бозу очрагы теркәлгән видеоязманы карап, апелляция инстанциясе суды шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа