Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз ышанучанлыгы аркасында акчасыннан колак каккан

Хатын-кыз аңа 495 саныннан башлана торган шылтырату булуын сөйләгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең кизү частена 32 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул әйткәнчә, аның телефонына билгесез кеше шылтыраткан һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Җинаятьче зыян күрүчегә аның банк счетыннан санкцияләнмәгән рәвештә акча күчерелүе һәм саклану өчен телефонга килгән парольне хәбәр итәргә кирәклеге турында әйтә. Мөрәҗәгать итүче аферистның сүзләренә ышанмаган һәм телефонга килгән кодны атамаган, әмма ир-ат аңа банкның “кайнар линия”сеннән шылтыратачагын белдергән. Хатын-кыз карта буенча телефон номерын чагыштырып, аның чыннан да банкныкы булуына инанган, таләпләрне үтәгән һәм парольне әйткән, шуннан соң аның счетыннан 43 мең сум күләмендә акча күчерелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса