Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз шәхси йортта янгын вакытында тән җәрәхәтләре ала

8 февраль төнендә Заречная урамындагы шәхси йортта янгын чыга.

Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз шәхси йортта янгын вакытында тән җәрәхәтләре ала. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заречная урамындагы шәхси йортта янгын турында 8 февраль төнендә  янгын сүндерү сагының 101 чакыру номеры аша хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына өч минут эчендә килеп җитәләр. Аларны йорт хуҗалары каршы ала, йорт эчендә мебель яна дип аңлаталар. Утны тиз арада сүндерәләр. Янгын мәйданы 2 кв. м тәшкил итә.

Янгын нәтиҗәсендә, 37 яшьлек хатын-кыз зыян күрә: аның югары сулыш юллары һәм 1–2нче дәрәҗә тәне пешә. Аны район хастаханәсенә илтәләр.

Янгынның сәбәбе – электр җиһазыннан дөрес кулланмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса