Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә яшәүче бер әти кешенең алимент буенча 600 мең сумга якын бурычы бар

Суд 32 яшьлек ир-атны алимент түләмәүдә гаепле дип тапкан.

2014 елның 4 сентябреннән хөкем ителүче балигъ булмаган баланы карап тоту өчен ай саен хезмәт хакының яки башка кеременең дүрттән бер өлеше күләмендә акча түләргә тиеш була. Әмма хөкем ителүче алимент түләүдән баш тарта, балага матди ярдәм күрсәтми, эшкә урнашмый.

Алиментлар буенча гомуми бурычы 594 мең сумнан артып киткән. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенүен белдергән. Суд аңа 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына тотып калыначак. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса