Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә яшәүче бер ир хатынына да алимент түләргә тиеш.

Бөгелмә шәһәр судына ирнең элекке хатыны уртак балага өч яшь тулганчы үзенә дә алимент түләттерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кыз бала карау буенча ялда һәм беркайда да эшләми. Элеккеге ире аңа матди ярдәм күрсәтми, балага алимент та түләми. Эш материалларын өйрәнеп һәм һәр ике якны да тыңлап, суд хатынның дәгъва таләпләрен канәгатьләндерә, аның файдасына, балага 3 яшь тулганчыга кадәр, алимент түләтү турында карар чыгара. Хәзер ир кеше ай саен аңа 10 000 сум акча түләп барырга тиеш.
ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса