Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә янгында бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән

Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Бөгелмәдә янгында бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гафиятуллин урамындагы биш катлы йортның соңгы катында кичә кичке унбердә янгын чыккан. 64нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын турында хәбәр алганнан соң ике минуттан вакыйга булган урынга килеп җиткән.

Өч бүлмәле фатирда җиһазлар янган. Күршеләр үзләре урамга чыгарга өлгергән, ә 37 яшьлек һәм 34 яшьлек ир-атларны, 43 яшьлек хатын-кызны уттан коткарганнар. Фатирда бер ир-ат мәетен тапканнар, ул янгында һәлак булган.

Янгынны сигез минут эчендә сүндергәннәр. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән, алар авыр хәлдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе һәм һәлак булучының шәхесе ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса