Бөгелмәдә төнлә малосемейка торагында янгын чыга, һәлак булучы бар
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта фатир тәрәзәсеннән ачык яну күзәтелә.
Кичә, төнлә 3 сәгать 15 минутта 64нче янгын сүндерү частеның элемтә пунктына Глонасс+112 системасы буенча Гафиятуллин урамы, 32нче йорт подъездына төтен тулу турында хәбәр килә. Бу хакта Бөгелмә районы буенча ОНД һәм ПР өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Д. Ф. Артемьев сөйли.
Гомуми мәйданы 32 кв. м. булган икенче катта урнашкан ике бүлмәле фатир янгын объекты була.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, тышкы билгеләр буенча фатир тәрәзәсеннән ачык яну күзәтелә. Коридорларга һәм подъездга төтен тулган була. Ярдәм сораучы булмый. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала, алар янгында кешеләр булырга мөмкин дип аңлаталар. Алар килгәнче, 7 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән була.
3 сәгать 19 минутта беренче бүлекнең ГДЗС звеносы ике кешене коткара, аннан соң бишенче каттагы коридордан, СИЗОД кулланып, икенче бүлек тарафыннан хатын-кыз һәм бала коткарыла. Бишенче катның коридорында яшәү билгеләре булган кеше табыла – ул ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырыла. Реанимация чараларын үткәргәннән соң, бу кешенең үлеме теркәлә.
Нәтиҗәдә, ут диванга зыян китергән, фатирның стеналары һәм түшәмнәре сөремләнгән. 4 кеше коткарылган, шуларның берсе – бала, 1 кеше һәлак булган, аның шәхесе ачыклана. Зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа