Бөгелмәдә тарихи бина янды
Янгынның якынча сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Бөгелмәдә кичә кич белән борынгы кунакханә бинасы янды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Ленин урамындагы 17/7 номерлы йорт бинасы файдаланылмый. XIX гасыр ахырында төзелгән әлеге бинада узган гасыр башында Афанасьевлар кунакханәсе урнашкан була. Беренче катны зур булмаган кибетләр били, ә икенчесен отель өчен кулланышка бирәләр.
Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада туктата алдылар. Янгын мәйданы 18 квадрат метр тәшкил итте.
Янгынның якынча сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Дмитрий Артемьев, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән тикшерүчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа