Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре зәркән урлау очрагын ачты
Урланган бизәнү әйберләренең бәясен бөгелмәле ханым 65 мең сумга якын дип бәяләгән.
24 августта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең кизү частенә 40 яшьлек ханым үзенең бизәнү әйберләрен урлау турында хәбәр итә. Ул фатирыннан гомуми бәясе 65 мең сум тирәсе булган зәркән эшләнмәләре юкка чыккан, дип аңлата.
Оператив-эзләү чаралары үткәрү нәтиҗәсендә, әлеге җинаять кылуда шикләнеп, полиция хезмәткәрләре ханымның 41 яшьлек танышын тоткарлаган.
Җинаятьченең зыян күрүче белән бергә яшәве ачыкланды. Бизәнү әйберләренең кайда саклануын белеп, ир алтын әйберләрне урлаган һәм ломбардка тапшырган, акчаны үзе теләгәнчә тоткан.
Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең тикшерү бүлеге шикләнелүчегә карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа