Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлады

2020 елның 1 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә эчке эшләр бүлеге дежур частена җирле эшкуарны үтерү турында хәбәр килә.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре башына утлы коралдан атып үтерелгән 43 яшьлек эшкуарның гәүдәсенә тап була.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре җирле гражданнар ярдәме белән кайнар эзләр буенча кеше үтерүдә шикләнелүчене тоткарлый. Ул Самара өлкәсендә яшәүче булып чыга. Хәзерге вакытта ул ТР   РФ Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә тапшырылган. Шулай ук һәлакәт урынында үтерү коралы – пистолет та табыла.

Вакыйганың урында ачыклау өчен Бөгелмәгә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре дә килеп төште.

Исегезгә төшерәбез,   Бөгелмәдәге эшмәкәр Евгений Деданин йортына 2018 елның 12 сентябрендә кораллы ике талаучы һөҗүм иткән иде. Йорт хуҗасы каршылык күрсәтеп, ике җинаятьчене дә пычак белән яралый һәм алган тән җәрәхәтләреннән соңгылары үлгән иде.

Һөҗүм итү шартларын өйрәнү барышында полицейскийлар оештыручыны тоткарлый – ул Бөгелмәдә яшәүче 47 яшьлек ир булып чыга. Ул үтерелгән башкаручылар белән таныш булу фактын гына таныган булса да, тикшерү барышында аның әлеге җинаять эшенә катнашы булуын раслый алган иде. Ул вакытта нәкъ менә ул йортка һөҗүм итүнең детальләрен уйлап тапкан, башкаручыларны чакырган һәм җинаятҗкә шәхсән җитәкчелек иткән булып чыкты.

2019 елның 18 июнендә Бөгелмә район суды эшкуар гаиләсенә кораллы һөҗүмдә катнашучыларның гамәлләренә тиешле бәя бирде. Эшкуарга һөҗүм оештыручыны алты елга катгый режимлы колониягә җибәрергә хөкем итәләр. Суд шулай ук ике башкаручыны да гаепле дип тапкан, алар үз-үзеңне саклау нәтиҗәсендә зыян күрүче эшмәкәр тарафыннан үтерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса