Бөгелмәдә полицейскийлар законсыз сакланучы сугыш кирәк-яракларын тартып алдылар.
21 августта Бөгелмә эчке бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, оператив-эзләнү эшләре вакытында тентү барышында 10нчы тыкрыктагы фатирларның берсендә яшәүче 51 яшьлек бөгелмәледән 5,6 калибрлы 17 патрон табып алган.
Экспертиза нәтиҗәләре буенча табылган әлеге патроннар ату өчен яраклы һәм сугыш-кирәк ярагы булып санала.
Бу факт буенча Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 222нче маддәсендә каралган җинаять билгеләре – «Коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч җайланмаларны законсыз сатып алу, тапшыру, саклау, ташу яки йөртү» буенча җинаять эше кузгатылды.
ТР Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: әгәр сездә теркәлмәгән корал, сугыш кирәк-яраклары, патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләр бар икән, (яки вафат булган туганнарыннан калган булса), әлеге предметларны полиция бүлегенә тапшырырга кирәк. Шуның белән сез үзегезне саклыйсыз, бер үк вакытта матди файдасы да булачак.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа