Бөгелмә эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре Кодаш авылында яшәүче 41 яшьлек кешенең өендә тикшерү үткәрде.
Чаралар нәтиҗәсендә, шикләнелүче кеше йортында оперативниклар сыеклык салынган полимер шешә табалар. Хуҗа аңлатуынча, анда табылган матдә үзе ясаган наркотик калдыгы була, ул аны шәхсән куллану өчен әзерләгән булган.

Бөгелмә шәһәр-районы эчке бүлеге эксперты, тиешле анализ ясагач, шешәдәге 5,56 грамм сыеклыкның мәк саламы экстракты, ягъни наркотикматдә икәнен раслый.
Ир кешегә карата “наркотик чараларны законсыз саклау” – РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 228нче маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Эчке эшләр бүлегендәге мәгълүматларга караганда, ир кеше элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган индеинде.
Диана ГАЛӘҮОВА, эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе