Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә полицейскийлар электроника кибетләрендә урлашу очрагын ачкан

Элек тә хөкем ителгән 18 яшьлек Туймазы кешесе сәүдә залларыннан уен приставкасы һәм автомобиль магнитоласы урлаган.

Бөгелмәдә полицейскийлар электроника кибетләрендә урлашу очрагын ачкан.

Элек тә хөкем ителгән 18 яшьлек Туймазы кешесе сәүдә залларыннан уен приставкасы һәм автомобиль магнитоласы урлаган.

Урлашу 2020 елның 1 ноябрендә Бөгелмәдә электроника һәм көнкүреш техникасы кибетләрендә булган.

Сәүдә залларыннан 20 мең сумлык уен приставкасы һәм 8 мең сумлык автомобиль магнитоласы урланган.

Урлашу вакыты кибеттә урнаштырылган видеокүзәтү камералары объективларына эләккән. Язмадан күренгәнчә, билгесез ир-ат товарны угрылыкка каршы куелган җайланмадан ычкындыра һәм, урланган әйберне куртка эченә яшереп, кибеттән  чыгып китә.

Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар шикләнелүченең шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган.

Ул, автобуска утырып, Бөгелмәгә кибетләрдә урлашу өчен килгән элек тә хөкем ителгән Туймазыда яшәүче 18 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Полиция бүлегендә үткәрелгән сораштыруда ир-ат, гаебен танып, күрсәтмәләр биргән. Аның сүзләренә караганда, урланган товарны ул үз шәһәрендә бушлай игъланнар сайтында урнаштырган, шуннан соң билгесез затларга 5 һәм 10 мең сумга саткан.

Сатудан кергән акчаларны шикләнүче шәхси ихтыяҗларына тоткан.

Аңа карата Россия Федерациясе Җинаятьләр турындагы кодексның 158нче маддәсе, 1нче өлеше буенча («Урлау») җинаять эше кузгатылган, аның санкциясе биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса