Бөгелмәдә низаг чыгып, кешегә пычак кадаган иргә карата хөкем карары чыгарылды
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан Бөгелмә шәһәрендә яшәүчегә мөнәсәбәттә, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 111нче маддәсе, 2нче өлешенең «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепләү буенча җинаять эше каралды.
Судта ачыклавынча, 2020 елның 2 гыйнварында, бергәләп кәеф-сафа корып утырганда, исерек хәлдә, шәхси каршылыклар чыгып, ул ир аңлы рәвештә әңгәмәдәшенә пычак кадый, авыр тән җәрәхәтләре ясый. Суд утырышы барышында хөкем ителүче үзенең гаебен таный, үкенүен белдерә һәм зыян күрүчедән гафу үтенә. Элек хөкем ителмәгәнлеген, яшәү урыныннан уңай характерлануын истә тотып, суд аны гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү шарты белән 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Моннан тыш, суд хөкем ителүчедән зыян күрүче файдасына әхлакый зыян өчен 150 000 сум акча түләттерде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа