Бөгелмә шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 33 яшьлек җирле ханымга карата дәүләт гаепләвен хуплады.
2020 елның 6 мартында, кул астындагы чаралардан наркотик матдә ясау өлкәсендә булган белемен кулланып, законсыз рәвештә наркотик чара – мәк экстракты ясый, коры матдәгә күчереп исәпләгәндә, аның күләме 6,26 граммнан да ким чыкмый. Ул аны шәхсән куллану өчен дип, ике пыяла шешәгә салып, законсыз саклаган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, үкенүен белдерде. Аның гамәлләре РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлеше буенча (зур күләмдә кылынган наркотик чараларны законсыз саклау, сату максатыннан башка ясау) квалификацияләнгән һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Ленар МИҢНЕБАЕВ, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.