Бөгелмәдә мотоциклчы үлгән
Вакыйга Кызыл Гвардия урамында була.
31 июльдә, 13.45 сәгатьтә 9нчы йорт каршында 1972 елда туган шофер “Хонда” маркалы мотоциклда гаражга бәрелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, әлеге автотранспорт чарасы белән идарә итү хокукына тиешле категориясе булмаган, башына да шлем кимәгән. Ул тизлекне тиешеннән арттырган һәм идарәне югалткан һәм, нәтиҗәдә, һәлакәт килеп чыккан. Бу хакта “Бөгелмә авазы” газетасына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина сөйләде. Алынган тән җәрәхәтләреннән ир кеше вакыйга урынында ук үлә. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Фото Гөлнара Гыйбадуллина (һәлакәт урыныннан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа