Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә мошенниклар өлкәннәрне алдый

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә үзенең әйтүен буенча хәтере юклыктан интегүче 87 яшьлек әби мөрәҗәгать итә. 25 - 27 август көннәренең берсендә (кайсы көн икәнен төгәл хәтерләми) әбинең өй телефонына шылтыратып, үзен Сергей Николаевич дип таныткан ир кеше әбинең оныгы юлда авария ясап, кыз бала таптатуы турында хәбәр...

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә үзенең әйтүен буенча хәтере юклыктан интегүче 87 яшьлек әби мөрәҗәгать итә. 25 - 27 август көннәренең берсендә (кайсы көн икәнен төгәл хәтерләми) әбинең өй телефонына шылтыратып, үзен Сергей Николаевич дип таныткан ир кеше әбинең оныгы юлда авария ясап, кыз бала таптатуы турында хәбәр иткән, оныкны җаваплылыкка тартмас өчен һәм кыз баланы дәвалауга 350 мең сум акча кирәк булачагын һәм тиздән өйгә килеп, әби биргән акчаларны кирәкле урынга илтеп бирәчәге турында әйткән икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса