Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә "Могҗизалар кыры"нда янгын сүндерүчеләр 100 мең сумлык милекне коткардылар

Вакыйга урынында 21 кеше һәм 8 берәмлек техника эшләгән.

6 сентябрь көнне 13 сәгать 12 минутта гражданин Сәхәбиевтан Бөгелмә шәһәренең Нансен урамы, 21нче йортында сарай яну турында хәбәр килә. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең   64нче янгын сүндерү частена башлыгы, эчке эшләр майоры Е.В. Антонов хәбәр итә.

Диспетчер Д. Н. Идиятуллина урынга тиз арада кирәкле көч һәм чараларны озата. Шулай ук «Бөгелмәгаз» ЭПУ, Ашыгыч ярдәм, Горэлектросеть, Бөгелмә муниципаль районы эчке эшләр бүлеге шәһәрнең тормыш тәэмин итү хезмәтләре дә җибәрелә, барысы хакында часть җитәкчелегенә,   дежур инспекторы д. Ф. Артемьевка хәбәр итә.

3х3 метр мәйданлы каркас тибындагы   бер катлы бай сарай, тышкы яктан евровагонка белән тышланган,  газ, электр үткәрелмәгән.

Хуҗасы – 1975 елгы гражданин Шәрипов Я.Г., милек иминләштерелмәгән.

Эчке хезмәт өлкән лейтенанты Шәйхетдинов Д.И. җитәкчелегендә 10 кешедән торган 2   дежур каравыл вакыйга урынына  3 минутта килеп җитә.

Бу вакытта үзәк өлештә сарайның ачыктан-ачык яна, ишеге ачык була. . Беркем дә ярдәм сорамый. Янгын подразделениеләре хуҗа үзе каршы ала, ул сарай эчендә кеше юклыгын әйтә.  Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил итә. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы булмый.

13: 19да янгынны “авызлыкладылар”, 13сәгать 21 минутта ачык януны туктаталар, ә тагын 6 минуттан янгын тулысынча сүндерелә.

Хуҗаның сүзләренә караганда, 5 мең сумлык матди зыян килгән, ә коткарылган мөлкәтнең суммасы – 100 мең сум.

Янгын урынына 21 кеше, 8 берәмлек техника эшләде, шул исәптән МЧСтан – 12 кеше, 4 берәмлек техника.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса