Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә кибеттән берничә шешә хәмер урлаган “иптәшләре”н тоткарлаганнар

Росгвардия хезмәткәрләренә инде шикләнелүчеләр моңа кадәр дә таныш булган, шуңа күрә аларны тиз тапканнар.

Бөгелмәдә кибеттән берничә шешә хәмер урлаган кешеләрне тоткарлаганнар. Бу хакта ТР Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Ненастин урамында урнашкан бер кибеттән ике дус берничә шешә хәмер урлаган. Росгвардия хезмәткәрләре кибеткә килеп, күзәтү камераларының язмаларын караган. Җинаятьчеләрнең хокук сакчыларына таныш булуы ачыкланган: элегрәк аларны вак урлаулар өчен полициягә китергән булганнар инде.

Бу мәгълүмат дуслар”ны табарга ярдәм итә - аларны Кече Петровская урамындагы бер фатирда табалар. Урланган хәмернең бер өлешен алар эчәргә дә өлгергән булалар инде. Росгвардия хезмәткәрләре ир-атларны тоткарлый һәм полициягә тапшыра. Хәзер «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса