Бөгелмәдә Камал урамындагы торак булмаган йорт янды
Корылманы хуҗалык инвентаре саклау өчен кулланганнар.
64нче янгын сүндерү часте дежур каравылы янгын урынына килеп җиткәндә, ут йортны бөтенләй биләп алган була. Беркем дә ярдәм сорамый. Янгын сүндерү подразделениеләрен хуҗа каршы ала, ул өй эчендә кешеләр юклыгын әйтә.
Нәтиҗәдә, йорт янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 24 квадрат метр тәшкил итә.
Дмитрий Артемьев, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән тикшерүчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа