Бөгелмәдә ир хатынын кыйнаган һәм үтерәм дип янаган
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 46 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Ул РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 119нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (Үтерәм дитп янау һәм моның чынга ашу куркынычы да булу).
Хөкем ителүче Бөгелмә кешесе 2020 елның 7 мартында чама белән 8 сәгать 50 минутта үз фатирында исерек хәлдә, килеп чыккан низаг барышында, хатынына йодрык белән суга, шуннан соң аңлы рәвештә, тагын да ныграк куркыту максатыннан, кыю һәм агрессив эш итеп, психологик һәм физик көч кулланып, зыян күрүчегә үтерү белән яный һәм моны раслап, аны чәченнән тартып караватка аудара, аның тамагына пычак тери. Шуннан соң караватта ятучы хатынын корсагына берничә мәртәбә шул пычак очы белән төртә. Нәтиҗәдә, аның тәнендә берничә чәнчелгән эз, муенында да пычак эзе кала. Күгәреп чыккан урыннар да бар. Әмма , бәхеткә, хатынның сәламәтлегенә зур зыян килми.
Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таный һәм үкенүен белдерә.
Суд, 1 ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Миңнебаев Л. А.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа