Бөгелмәдә ике ир шәһәр барларының берсендә кешеләргә кораллы һөҗүм оештырган
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә ике ир шәһәр барларының берсендә кешеләргә кораллы һөҗүм оештырган

Бу вакытта алар икесе дә исерек хәлдә булган.

Шимбәдән якшәмбегә каршы – иртәнге сәгать 5тә Бөгелмә шәһәренең бер бар бинасында ике ир кеше урамда корал белән әйләнә-тирәдәгеләргә яный башлаган. Бу хакта Бөгелмә шәһәр порталы социаль челтәрендә язалар.

Аучылар формасындагы ике ир-ат, аудан соң ял итәргә теләгәннәрдер, күрәмсең. Бина ябылганнан соң, икесе дә исерек ирләр, урамга чыгып, кешеләргә бәйләнә башлаган: кимсеткәннәр, мыскыллы сүзләр әйткәннәр, битлек киеп, машинадан коралларын алып, кешеләр күпләп җыелган якка таба юнәлтәләр. Бу хәл турында хәбәр тирә-якка таралмасын өчен, телефоннарны алмауны җентекләп күзәтәләр.

“Мондый оешмаларда бөтен яшьләр ял итә һәм ике бәндә утыз кешенең гомеренә куркыныч янарга берничек тә тиеш түгел”, – дип яза вакыйганың бер шаһиты пост астында.

Бөгелмәлеләрнең берсе: “Бу әлеге ике шәхеснең беренче генә кыланмышы түгел”, –  дигән фикерләре белән уртаклашты.