Бөгелмәдә җиңел машина баганага бәрелә, йөртүчесе һәм пассажир зыян күрә
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә җиңел машина баганага бәрелә, йөртүчесе һәм пассажир зыян күрә

Юл-транспорт һәлакәте бүген Международная урамында була.

Бөгелмәдә җиңел машина баганага бәрелә, йөртүчесе һәм пассажир зыян күрә, дип хәбәр итәләр авария шаһитлары.

Бүген көндез Бөгелмәнең Международная урамында юл-транспорт һәлакәте була: җиңел машина баганага бәрелә. Машина кузовы көчле бәрелүдән урталай бөгелә.

Авария нәтиҗәсендә, автомобиль йөртүче һәм пассажир зыян күрә, аларны җирле хастаханәгә алып китәләр.