Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә өч җиңел машина белән авариядә ике кеше зыян күргән

Авария кичке унда Калинин урамында килеп чыга.

Бөгелмәдә өч җиңел машина белән авариядә ике кеше зыян күргән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренә караганда, кичә кичке уннар тирәсендә Калинин урамында юл-транспорт һәлакәте булган. 14 нче модельле «Лада» һәм ике «КИА» бәрелешә.

«Лада» зур тизлек белән беренче «КИА»ны куып җитә, шуннан ул икенче чит ил машинасына килеп бәрелә. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күргән ике кешене хастаханәгә алып киттеләр», – дип аныкладылар авария шаһитлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса