Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә бер хатын-кызның үзенең балаларына 100 мең сумнан артык бурычы бар

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле 47 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (суд карары булуга карамастан, балигъ булмаган балаларны карап тоту өчен акча түләмәү, бу гамәлнең дәвамлы булуы, кабатлануы).

2019 елның 5 мартыннан Хөкем ителүче ханым балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен айлык хезмәт хакының яки башка кеременең дүрттән бер өлеше күләмендә акча түләргә тиеш булган. Әмма хөкем ителүче алимент түләүдән качкан, балага матди ярдәм күрсәтмәгән, эшкә урнашмаган.

Аның хәзер алиментлар буенча гомуми бурычы якынча 115 мең сум тәшкил итә. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, аның хезмәт хакының 5 процентын  дәүләт файдасына тотып калыначак.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса