Бөгелмәдә бер хатын-кыз, яшерен урыннан наркотиклар алырга омтылып йөргәндә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана
Кирәкле урынга барып җитү өчен, хатын такси хезмәтеннән файдаланган.
ТР Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан РФ Җинаятьләр турындагы кодексының 30нчы маддәнең 3нче өлешендә, 228нче маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 23 яшьлек 23 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше каралды.
Аның агымдагы елның мартында кәрәзле телефон ярдәмендә интернет челтәре аша 2 500 сумлык наркотик сатып алу турында билгесез зат белән килешүе ачыкланган. Шуннан соң акчаны наркотик чараларны сатучы исәбенә күчерә, аннары телефонга наркотикларның кайда яшернегән икәнлеге турында мәгълүмат алгач, такси белән шунда юл тота. Әлеге автомашина полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла.
Тикшерү барышында кесә телефонында наркотик чараның яшерелгән координаталары барлыгы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре ул урында наркотик матдәле төргәк табып алалар.
Суд утырышы барышында хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне тулысынча таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде.
Гаепләнүченең гамәлләре шактый күләмле наркотик чараларны законсыз сатып алу буларак квалификацияләнде. Суд аңа мөнәсәбәттә 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, алга таба аны яшәү урыны буенча табиб-наркологта мәҗбүри дәвалану һәм амбулатор медик-социаль тернәкләндерү курсы узарга дигән карар чыгарды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа