Бөгелмәдә бер хатын-кыз автомобиль панеленнән планшет урлаган һәм качып киткән
Зыян күрүче каты җәза бирүне таләп итмәгән
Җәмәгать судьясы тарафыннан гражданка С.ка карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять турындагы кодексның 158нче маддәсе, 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.
2019 елның ноябрендә хатын-кыз бер машинадан 5 000 сумлык планшет урлап кача. Машина хуҗасына ул 5 000 сумлык матди зыян китергән.
Суд аның үз гаебен тануын, кылган гамәле өчен үкенүен, эшне аерым тәртиптә карау турында гариза бирүен, шулай ук зыян күрүченең каты җәза бирүне таләп итмәвен, гаепленең зыянны тулысынча кайтарып бирүен, зыян күрүченең аңа карата дәгъвасы булмавын хөкем ителүченең җәзасын йомшартучы шартлар буларак, таныды.
Килештерү судьясы гражданка С.ны РФ Җинаять турындагы кодексның 73нче маддәсе нигезендә, 8 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Ул җәзаны 1 (бер) ел сынау срогы белән шартлы дип санарга дигән карар чыгарды.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа