Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә автомәктәпләр тикшерелде

Прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре шәһәрнең машина йөртүчеләр әзерли торган берничә уку йортында хокук бозуларны ачыклаган.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек хезмәте бүлеге белгечләрен җәлеп итеп, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә урнашкан автомәктәпләр эшчәнлегендә федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе В. Ю. Фролов сөйләде.

Тикшерү барышында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте автомәктәбенең милек хокукында булган автотранспорт чараларында хокук бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда: автотранспорт чараларының берсендә янгын сүндерү чарасының срогы чыккан, бу аның төзек булмавын дәлилләде; алгы тәрәзәнең машина йөртүче ягыннан пыяласы чатнаган; авария-яктылык сигнализациясе дә эшләми.

Моннан тыш, күрсәтелгән автомәктәп биналарында, янгын куркынычсызлыгы турындагы закон таләпләрен бозып, янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча күнекмәләре булмаган кешеләргә (арендаторлар) саклану объектында эшләргә рөхсәт бирелгән.

Шундый ук хокук бозулар «УЦ Монолит», Бөгелмә техник-төзелеш көллияте һәм «Хәрәкәт иминлеге» ҖЧҖ автомәктәпләрендә ачыкланды.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозулар буенча югарыда күрсәтелгән уку йортлары һәм оешмалар җитәкчеләренә бу җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде, алар хәзерге вакытта карап тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса