Бөгелмәдә аңлы рәвештә юл-патруль хезмәте инспекторын таптаткан исерек машина йөртүчене тоткарладылар
Җиңел машина рулендәге егет ЮХИДИ хезмәткәрен берничә йөз метр арада машинасының капотында сөйрәп бара, агачка барып бәрелгәч кенә туктый һәм үзе качып китәргә маташа.
Бөгелмәдә аңлы рәвештә юл-патруль хезмәте инспекторын таптаткан исерек машина йөртүчене тоткарладылар.
Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вакыйга төнге сәгать икенче киткәч, Герцен урамында була. 33 яшьлек полиция лейтенанты 9нчы модельле "Лада" машинасын туктатырга тели һәм аның хуҗасына сигнал бирә. Әмма тегесе бөтенләй санга сукмый. Алай гына да түгел, 23 яшьлек егет, машинасын инспекторга төбәп килә һәм бәрдерә. Полицейскийны 300 метрлап капотта сөйрәп баргач, агачка бәрелеп туктап кала һәм, машинамыннан чыгып, качмакчы була.
Полиция хезмәткәрләренә җирле халык ярдәм итә – егетне тиз эләктерәләр. Ул исерек булып чыга. Җитмәсә, машина йөртү таныклыгы да юк икән.
Инспекторны шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Аның ике аягы да сынган, баш мие селкенгән, бәрелгән җирләре дә күп.
"Тугызлы" шоферы хәзер полиция бүлегендә. Юл-транспорт вакыйгасы материаллары тикшерү органнарына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа