Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә 53 яшьлек наркоманны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган

Тикшерү вакытында тәртип сакчылары аның куртка җиңендә сыеклык салынган полимер шешә тапканнар һәм алганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге тарафыннан наркотик матдәне законсыз саклау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

7 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оператив чаралар үткәрелү барышында 53 яшьлек җирле кеше тоткарланган, шәхси тикшерү вакытында полиция хезмәткәрләре аның куртка җиңендә сыеклык салынган полимер шешә тапканнар һәм алганнар.

Эксперт бәяләве буенча, алынган матдә наркотик чара булып тора гомуми массасы 1,035 грамм булган мәк саламы экстракты.

Сорау алганда тоткарланучы полицейскийларга әлеге наркотик чарасын алга таба сату максатыннан башка, шәхси куллану өчен әзерләве турында белдергән, ул үз гаебен таныган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса