Бөгелмә супермаркетында полиция хезмәткәрләре карак-рецидивистны тоткарлаган
Хөкем ителүче – 38 яшьлек бөгелмәле.
Ул элек тә хөкем ителгән була инде. 2019 елның декабрендә чираттагы тапкыр хокук боза. Бу хәл Бөгелмә супермаркетларының берсендә кичке 19.30 сәгатьтә була. Карак киштәдән кыйммәтле спиртлы эчемлек һәм танылган фирманың бүләк җыелмасын урлый, киеме эченә яшереп алып чыгып китә. Шул рәвешле ул сәүдә үзәгенә 3 мең сумга якын матди зыян китерә. Икенче көнне урланган әйберләрне билгесез затка 1 500 сумга сатып җибәрә.
38 яшьлек бөгелмәле җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таный, әмма матди зыянны каплый алмый.
Суд, хөкем ителүченең даими хокук бозуын исәптә тотып, аны 1 елга 2 айга иректән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа