Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә суды: пенсионер ханым улыннан алимент сорый

Ир кеше ул ханым белән аралашмый, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләргә колак салмый.

ТР Бөгелмә шәһәр судына Бөгелмә шәһәрендә яшәүче бер ханым улыннан ай саен 5 000 сум күләмендә алимент түләттерү турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Үзенең дәгъвасын дәлилләп, пенсионер хатын инвалид булуын, картлык буенча хезмәт пенсиясен алуын күрсәткән, әмма аңа әлеге акча җитми, чөнки күп өлеше дәвалануга һәм продуктларга китә, улының матди ярдәменә мохтаҗ икәнелеген аңлаткан. Улына карата, ата-ана буларак, бурычларын үтәгән, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән.

Җавап тотучы исә аның белән аралашмый, матди яктан ярдәм итми, ярдәм турындагы үтенечләргә дә җавап бирми. Суд утырышына да килми ул.  

Эш материалларын өйрәнеп, дәгъвачыны тыңлап, суд алимент түләтү турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде, ай саен 5 000 сум күләмендә алимент түләү турында карар чыгарды. Бу сумма,   пенсионерлар өчен яшәү минимумы күләме үсешенә пропорциональ рәвештә, алга таба индексацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса