Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә суд залыннан

Алтын күзне томаласа... ...Алтын-көмеш чылбырларга Хыяллар бәйләнмәсен... Танылган җырчыбыз Флёра Сөләйманова репертуарындагы бер җырда әнә шундый юллар бар иде. Күптәнге мәгълүм җыр булса да, гражданин М.ның аны ишеткәне булмаган, күрәмсең. Ишеткән булса, хыял-максатларын алтын-көмеш чылбырга бәйләүнең юньлегә булмавын белгән булыр иде. Бигрәк тә аны кешедән талап алуның... 2016 елның февраль...

 

Алтын күзне томаласа...

...Алтын-көмеш чылбырларга

Хыяллар бәйләнмәсен...

Танылган җырчыбыз Флёра Сөләйманова репертуарындагы бер җырда әнә шундый юллар бар иде. Күптәнге мәгълүм җыр булса да, гражданин М.ның аны ишеткәне булмаган, күрәмсең. Ишеткән булса, хыял-максатларын алтын-көмеш чылбырга бәйләүнең юньлегә булмавын белгән булыр иде. Бигрәк тә аны кешедән талап алуның...

 

2016 елның февраль аенда М., ишеге ачык икәнне күреп, бер квартирга үтеп керә һәм, ни эшләгәнен бик ачык аңлаган хәлдә, атап әйткәндә, көч кулланып кеше әйберсен талап алу максаты белән гражданка Ф.га ташлана. Бугазлап алып, аны диванга егып сала һәм буа башлый. Ф., бетүем шушы икән дигән курку хисе белән каршылык күрсәтергә тырышып карый, әмма тегесе күпкә көчлерәк булып чыга. Шулай да бер мизгелдә ул М.ны этеп җибәрергә җай таба. Әмма алтын күреп, күзе тонган М. кабат ташлана һәм, Ф. муенындагы алтын чылбырны йолкып алып, чыгып кача. Матди зыян 12 300 сумлык була.

...Әмма судта М. үз гаебен өлешчә генә таный. Аны сөйләвенчә, хәлләр менә болайрак була. Бөгелмәгә ул кичкә таба килеп төшә. җылынырга теләп, бер баракка керә һәм анда гражданка Ф.ны күрә, дөресрәге, аның муенындагы алтын чылбырга күзе төшә. Акча кирәк булганлыктан, чылбырны тиз генә йолкып ала да, чыгып китә һәм ломбардка илтеп тапшыра. Бернинди дә көч куллану, кыйнау, буу дигән гамәлләр кылмый...

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, гаепленең гамәлләрен РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә бәяләнә һәм, срогын кырыс режимлы колониядә үткәрү шарты белән, 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла. Аның кылган гамәлләрен өлешчә тануы, гаебен аңлап, үзе килүе, яшь баласы булуы хөкем карары чыгарганда исәпкә алына.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән, аппеляция тәртибендә Бөгелмә шәһ1әр суды аша ТР Югары Судына шикаять бирелә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса