"Бөгелмә" станциясендә машинист локомотив көпчәкләре астына башмак кыстырганда бармагын өздергән
Хокук һәм вәзгыять

"Бөгелмә" станциясендә машинист локомотив көпчәкләре астына башмак кыстырганда бармагын өздергән

Аның шулай ук икенче бармагы сынган.

«Бөгелмә» станциясендә 43 яшьлек тепловоз машинисты авыр җәрәхәтләр алган: бер бармагын өзелгән, икенчесе сынган. Зыян күрүчене җирле район үзәк хастаханәсенә илттеләр, дип хәбәр итә Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте.

Ир кеше, 19 октябрьдә 11:00 сәгатьтә маневр эше вакытында җәрәхәт алган. Машинист локомотив хәрәкәте вакытында пар тәгәрмәч астына башмак куярга маташа. Вакыйга урынына Кама транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме килгән. Күзәтчелек ведомствосында закон таләпләренең үтәлешен, шул исәптән хезмәтне саклау турындагысын да тикшерү башланды.

Чыганак