Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә шәһәренең Ленин урамындагы 140нчы йорттагы янгын

Агымдагы елның 10 мае көнне 64нче янгын сүндерү частена Бөгелмә шәһәренең Ленин урамындагы 140нчы йорттагы бер квартир кухнясында янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янгын икенче катта урнашкан 45 квадрат метрлы, ике бүлмәле квартирның кухнясында чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бераз төтен чыгу күзәтелә, ярдәм сораучы булмый, әмма күршеләре хуҗабикәнең өйдә булу ихтималын әйтәләр.  
 Подъездда да төтен исе сизелә, квартир ишеге ачык була. Янгын сүндерүчеләр 1978 елгы хуҗабикәне балконда табалар, коткару җайланмалары буйлап урамга төшереп, “Ашыгыч ярдәм” бригадасы хезмәткәрләре кулына тапшыралар, ул яну продуктлары белән уртача авырлыкта агуланган була.    
 Янгын аяк киемнәре куя торган тумбочка яна, алгы бүлмә стеналары нык сөремләнә. 

Дмитрий АРТЕМЬЕВ, Бөгелмә районы  янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән сорау алучысы
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса