Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районының Соколка авылында мунча янган

Янгын чыгуның якынча сәбәбе – мичтән кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

2020 елның 28 ноябрендә 15 сәгать 27 минутта 64нче янгын сүндерү частеның элемтә пунктына Бөгелмә районы, Соколка авылы, Үзәк урам, 30 адресы буенча шәхси мунча януы турында хәбәр килә. 8 минуттан янгын сүндерүчеләр урынга барып җитәләр.

Чакыру урынында шундый хәл күзәтелә: ачык яну юк, ишек уемыннан төтен чыга. Беркем дә ярдәм сорамый. Янгын сүндерү подразделениеләрен хуҗа каршы ала, ул, мунча эчендә беркем дә юк, дип аңлата. Мунча ишеге ачык була.

Янгын нәтиҗәсендә мунча эчендә идәнгә зыян килә.

Янгын чыгуның якынча сәбәбе – мичтән кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

И. Ю. Земляков, Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәт капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X