Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте булды

Ике йөк транспорт чарасы – “SHACMAN” һәм “КамАЗ” бәрелешү нәтиҗәсендә, машина йөртүчеләрнең берсе вафат булды.

27 декабрьдә 09:50 сәгатьтә КазанОренбург автомобиль юлының 292нче чакрымында SHACMAN һәм тагылма НЕФАЗ составында КамАЗ маркалы ике йөк транспорт чарасы бәрелеште. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина сөйләде.

Бәрелешү нәтиҗәсендә, КамАЗ” машинасы шоферы алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында вафат булды, алынган травмалар белән чит ил машинасы йөртүчесе хастаханәгә китерелде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбекаршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу.

Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса