Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында полиция хезмәткәрләре элек тә хөкем ителгәне булган 27 яшьлек җирле кешене тоткарлаган.

Әйләнештә булу тыелган матдә яшерелгән урын Березовка бистәсендәге бакча-дача җәмгыятендә булган.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы элек тә хөкем ителгән 27 яшьлек җирле яшәүчегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул 2019 елның 13 декабрендә кәрәзле телефон ярдәмендә интернет аша шәхси куллану өчен 0,45 грамм күләмендә наркотик матдә сатып алу турында килешә.  Шуннан соң гаепләнүче ачыкланмаган тикшерү телефоны номерына 1 500 сум күләмендә акча күчерә. Шул ук көнне хөкем ителүче Бөгелмә районының Березовка бистәсендәге бакча-дача җәмгыятендә тыелган матдә яшерелгән урынга килеп җитә, анда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Телефонда булган координатлар һәм фотосурәтләр буенча наркотик чараның яшерелгән урыны полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган һәм законсыз әйләнештән алынган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде.

Суд хөкем ителүченең гамәлләрен РФ Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, 228нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (сату максатыннан булмаса да, наркотик чараларныкүп күләмдә сатып алырга омтылыш) квалификацияли һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү өчен 7 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Бөгелмә шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса