Бөгелмә районында наркопритон фаш ителде
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Бөгелмә районының Березовка бистәсендә яшәүче 33 яшьлек кеше 2019 елның 5 сентябреннән 2019 елның 23 декабренә кадәр, үзенү килүчеләрнең наркотик чаралар әзерләү һәм куллануны максат итүен белә торып, торак урынын системалы рәвештә аларга биреп торган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, ә судта прокуратура әлеге эш буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аның гамәлләрен РФ Җинаять кодексының 232нче маддәсенең 1нче өлеше буенча бәяләгән (наркотик матдәләр куллану өчен даими рәвештә бина бирү) һәм 1 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Бөгелмә шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа