Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында локаль бәрелеш

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән алты кеше Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Татарстан юлында җиңел машиналар белән булган авариядә җиде кеше зыян күрде. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә.

Кичә кич Бөгелмә районында трассада 10нчы модель «Лада» шоферы идарәне үти алмый һәм чит ил машинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелүдән чит ил машинасы кюветка төшеп китә.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән, әмма ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында агентлыкка зыян күрүчеләрнең саны алты, дип хәбәр итәләр. Аларның барысын да төрле җәрәхәтләр белән Бөгелмә хастаханәсенә илткәннәр.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X