Бөгелмә районында җиңел машина белән көнжет төягән фура бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәтендә өч олы кеше һәм бер бала зыян күргән.
Татарстанда җиңел машина белән фура катнашындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң, зур машина юлга аркылы авып төшә. Бу хакта һәлакәтнең шаһитлары хәбәр итте.
"Бәрелешкәннән соң фура әйләнеп төшеп, юлның ике полосасын да каплады. Урында шактый озын бөке барлыкка килде. Машинадан капчыклар чәчелде. Шофер көнжет алып кайтуын әйтте", – дип сөйләде шаһитлар.
Җиңел машинада өч олы кеше һәм бер бала була. Шаһитлар сүзләренә караганда, һәлакәттә “Форд”тагы 17-18 яшьләр чамасындагы кыз зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа