Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре яшерен казиноларны япты

Казино интернет-хезмәтләр күрсәтү компаниясе «ышыгында» эшләгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре, «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәреннән файдаланып, комарлы уеннарны законсыз оештыруда шикләнелүчеләр төркемен фаш иткән.

Бөгелмә шәһәрендә оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында полицейскийлар ачыклаганча,шикләнелүчеләр интернет-хезмәтләр күрсәтү “битлеге” астына яшеренеп, шәһәрдәге торак йортларының берсендә бүлмәне комарлы уеннар өчен компьютер җиһазлары белән җиһазлаган. Полиция хезмәткәрләре үткәргән чаралар барышында законсыз уен эшчәнлеге юк ителде. Вакыйга урыныннан 8 компьютер, принтер, 4 маршрутизатор, 1 вай-фай-роутер, 6 картридер, документация, касса машинасы, магнит ачкычлар һәм карточкалар (аларга акча күчерелә), ҖЧҖ штамп мөһере тартып алынды.

Әлеге җинаять эше кысаларында, Бөгелмә районының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлекчәсе хезмәткәрләре Лениногорск шәһәрендә дә шундый ук законсыз уен эшчәнлегенә чик куйды. Тентү вакытында 17 берәмлек компьютер техникасы, 8 маршрутизатор, 1 вай-фай-роутер, 13 картридер, документлар, касса аппараты, магнит ачкычлары һәм карточкалар (аларга акча күчерелә), ҖЧҖ штамп мөһере тартып алынды.

Полиция хезмәткәрләре җыйган материаллар нигезендә, ТР Тикшерү идарәсенең Бөгелмә шәһәре бүлеге тарафыннан РФ Җинаять турындагы кодексның 171.2нче маддәсенең 2нче өлешендә (комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге маддәнең санкцияләрендә каралган максималь җәза – дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса