Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган, юл-транспорт һәлакәтендә чак кына үлми калган исерек яшүсмерне китерделәр.
Аның белән бергә машинада пассажир сыйфатында булган 16 яшьлек иптәше дә авариягә эләгә.
Бу хакта Баулы районы Дәүләт автоинспекциясе үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә.
Авария бүген иртәнге бишенче яртыда Баулы трассасын әйләнеп үтүче өченче чакрымда була. Баулыда яшәүче 18 яшьлек егет “Лада Гранта» автомобилендә идарәне югалта һәм машинаның асты өскә әйләнә. Икесен дә Бөгелмә хастаханәсенә илтәләр.
Вакыйга буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа