Бөгелмә предприятиесе финанс керемнәрен яшереп калуда шик уяткан
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү органнары Бөгелмәдәге бер предприятиесе җитәкчесенә карата җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү вакытында түбәндәге фактлар ачыклана. 2019 елда Бөгелмә районының «Репродукт» ҖЧҖ җитәкчелеге, салым һәм иминият взнослары буенча срогы чыккан бурычның 9,7 миллион сум булуын белә торып, өченче затлар аша 10 миллион сумнан артык хакка контрагентлар белән исәп-хисап ясаган.
Бу факт ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа