Бөгелмә полицейскийлары печәнне кем яндырганын ачыклады
Якынча мәгълүматлар буенча 420 түк печән янып беткән.
12 октябрьдә Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Карабаш бистәсендә билгесез кешеләрнең җирле ферма территориясендә урнашкан печәнне яндыруы турында хәбәр килә.
Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, 9 һәм 12 яшьлек ике укучы (аларның берсе Мәскәүдә яшәүче) фермер хуҗалыгы территориясендә уйнаганнар һәм ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә печән янып китүгә юл куйганнар. Якынча мәгълүматлар буенча 420 түк печән янып беткән. Матди зыян 720 мең сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча бу хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Алдарак Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә 12 октябрь кичендә булган бу янгын турында хәбәр иткән идек инде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа