Бөгелмә пенсионеры “экстрасенс”ларга 300 мең сумга якын акча күчергән
Зыян күрүче телевизордан төрле сихерләр ярдәмендә кешеләргә ярдәм итә торган тапшыру караган.
20 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең дежурныена пенсионер ханымның 300 мең сумга якын акча күчерүе турында хәбәр килә.
Зыян күрүче аңлатканча, 13 июньдә ул телевизордан төрле ритуаллар, им-томнар ярдәмендә кешеләргә ярдәм итә торган тапшыруны күргән. Экранда күрсәтелгән кайнар линия телефоны буенча ул “экстрасенслар” белән элемтәгә керә, алар аның улларында булган бозымны бетерү сылтавы белән аннан акча “суырганнар”. Пенсионер ханым, кредит рәсмиләштереп, 300 мең сумм акчаны дүрткә бүлеп күчергән. Банкта кассир һәр очракта аннан шундый зур сумманы кая күчерүен сораганнар, ханым “мошенниклар шулай өйрәтте” дип аңлаткан.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча эш кузгатылган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы шәһәр халкын телевидениедә чыгыш ясаучы күрәзәчеләргә һәм имчеләргә ышанмаска чакыра. Кагыйдә буларак, алар чын ярдәм күрсәтми, ә ялган юл белән зур суммалар таләп итә.
Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә 02 телефоны буенча (102/112 - мобиль операторлар өчен) яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы дежур частена 8 (85594) 6-96-02 телефоны буенча шылтыратыгыз.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа