Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә муниципаль районы Вязовка авылының Яшьләр урамында 17 июль төнендә янгын очрагы булды.

23 сәгать 35 минутта 64нче янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына Вязовка авылы Яшьләр урамында сарай януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка шәхси сарай янып, каралты түбәсе ишелә, ачык мәйданда яну күзәтелә. Сарай ишекләре ачык, ярдәмгә мохтаҗлар күзәтелми. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган хуҗабикә сарай эчендә беркем юклыгын хәбәр итә. Ут таралу куркынычы булмый.

Нәтиҗәдә, каралты түбәсе, сарай эчендә сакланган хуҗалык кирәк-яраклары янып бетә.

Ут чыгуның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау тәртибен бозу.

Дмитрий Артемьев,

Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге өлкән сорау алучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса