Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә мәктәпләрендә дәреслекләр җитмәү ачыкланды

Хокук бозу очраклары 13 уку йортында мәгълүм булды.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы мәгариф турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Аның барышында Бөгелмә муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлегендә укучыларны дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин итү өлешендә хокук бозулар ачыкланды, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Е.А. Садыйкова  

Тикшерү барышында мәктәп укучыларында белем бирү процессында мәҗбүри булырга тиешле дәреслекләр җитмәү очраклары ачыкланды.

Тикшерү барышында Бөгелмә муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә 2020/2021нче уку елына Туган тел (рус теле) буенча дәреслекләрнең чикләнгән күләмдә генә икәнлеге мәгълүм булды. Ә бит әлеге китаплар 2020-2021нче уку елында белем бирү процессының программа-методик тәэмин итү өлешенә кертелгән.

Бушлай дәреслекләр булмау белем бирүнең сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин, шул рәвешле балигъ булмаганнарның һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез белем алуга хокуклары бозыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Бөгелмә муниципаль районының 13 белем бирү учреждениесе директорларына ачыкланган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

Прокурор таләпләре актлары карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса