Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә кибете директорына 150 мең сумлык штраф салганнар

Шәһәр суды мондый хөкем карарын сатып алучының битлексез булганы өчен чыгарган.

Бөгелмә шәһәр суды ачыклавынча, агымдагы елның сентябрь аенда директор сатып алучының кибеткә саклагыч битлексез керүенә юл куйган. Эш материалларыннан күренгәнчә, 2020 елның маенда аны шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар инде. Ул чакта аңа 10 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Директор кабат административ хокук бозуда гаебен тулысынча таныды. Шәхесен, матди һәм милек хәлен исәпкә алып, суд, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 4.1нче маддәсе, 2.2 һәм 2.3нче өлешләре нигезендә (маддә санкциясендә каралган минималь күләмнән кимрәк), 150 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Карар законлы көченә кермәде һәм эш буенча катнашучы затлар тарафыннан шикаять бирелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса