Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә хатын-кызы, иптәшенә ярдәм итәргә омтылып, 50 мең сумнан колак каккан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул гаризада билгесез кешеләрнең аның картасыннан акча урлауларын яза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул гаризада  билгесез кешеләрнең аның картасыннан акча урлауларын  яза.

Зыян күрүче сүзләренә караганда, аңа интернет сайтында унитаз сату турында белдерү язган иптәш кызы шылтыраткан. Шул ук көнне аның белән потенциаль сатып алучы элемтәгә кергән һәм товар сатып алырга ниятен белдергән. Түләүне күчерү өчен аферист банк картасының реквизитларын сорый. Иптәш кызы зыян күрүчегә мөрәҗәгать итә, имеш, аның мондый банк картасы юк. Сатып алучының аңа шылтыратуы турында кисәтеп куя. Озак та үтми, күрсәтелгән телефон номерына хокук бозучы шылтырата һәм карта номерын әйтүне сорый.

Зыян күрүченең картасында акча булмый. Әмма ул шул ук банкта күптән түгел туплау счетын ачуы урында онытып җибәрә. Картадан акча салдырылуы турында аңа смс-хәбәрләр килми торган булган, чөнки ул әлеге хезмәттән файдаланмаган.

Ханым картаның номерын күрсәтеп, хокук бозучы белән саубуллаша. Соңыннан ул счеттан 50 мең сум акча күчерү турында хәбәр ала.

Әлеге факт буенча «Банк счетыннан урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса